top of page

Бала күңеле – ак кәгазь...

   * * *     

          Ерак еллар аша күрәм кебек

          Әбиемнең моңсу күзләрен.

          Ул күзләрдә күпме әрнү, сагыш,

          Ул күзләрдә сугыш эзләре.

          Әйтә кебек: “Син бәхетле, балам,

          Янәшәңдә әти-әниең”

          Беләм дә бит, тик...

          Син җитмисең анда, әбием.

          Үзең исән чакта рәхмәтемне

          Җиткералмаганга уфтанам.

          Бу бәхетнең ничек яуланганын

          Мин онытмам, әби, һичкайчан.

                                Ильясова Гөлназ, 7 сыйныф

   Туган авылым

Синдә тудым, синдә үстем,

Газиз туган авылым.

Кая гына китсәм дә мин

Кайтам сине сагынып.

 

Синең биек тауларың,

Тауларыңда – урманың,

Тау астыннан челтерәп аккан

Cалкын чишмә  суларың.

 

Инеш буйлап – болының,

Шунда үскән гөлләрең,

Җәен тәмле җиләкләр,

Алма тулы чиләкләр.

 

Һәр таң аткан чәчәгең,

Һәр кич баткан кояшың,

Яшел чирәм, зәңгәр күк,

Сайрар кошлар тавышы.

 

Көзен сары яфраклар,

Кышын яуган ак карлар,

Язын тамчы тамуы,

Җәйне көтеп алуым.

Бу – минем туган авылымны

Өзелеп яратуым.

                    Әсхәдуллина Наилә. 9 сыйныф

                                                                             Чынга ашкан теләк

      Зур булмаган шәһәрләрнең берсендә малайлар интернаты бар иде. Анда, гадәттә, гаиләле балалар яши. Араларында әти-әнисезләр дә бар. Бәхетле балалар шимбә саен өйләренә кайтып китәләр. Ә җиде яшьлек Булат бүлмәдә берүзе кала. Андый вакытта ул тәрәзәдән күрше йортны күзәтергә ярата. Каршыдагы зур матур йортта балет мәктәбе урнашкан. Булатның тәрәзәсеннән  яшь балериналарның биегәннәре бик яхшы күренә. Булатка бигрәк тә күбәләк кебек бөтерелүче сары чәчле кыз ошый.

      Яңа ел каникуллары алдыннан интернат балаларын театрга – балет карарга алып бардылар. Биюче кызлар арасыннан сары чәчле кызны Булат шунда ук танып алды. Ул барысыннан да матуррак бии кебек тоелды аңа. Концерт бетеп, чыгып барганда, малай фойеда кызны күреп алды.Ул кемнедер көтә иде, ахры. Малай, кыюлыгын җыеп, кыз янына килде, исемен сорады. Бу сөйкемле кыз Алия исемле икән, 11 яшьтә. Алар  бераз сөйләшеп тордылар да Булат  китеп барды: аңа интернатка кайтырга кирәк иде.Шул көннән башлап алар дуслашып киттеләр. Әлбәттә, бу дуслык тәрәзә аша гына иде. Һәр репетициядән соң Алия тәрәзә янына йөгереп килә һәм үзенең нәни дустына кул болгый. Булат та аңа җавап кайтара. Бераздан  йорт каршына матур кызыл машина килеп туктый. Аннан Алиянең әтисе белән әнисе чыгалар.Кыз, шатланып, алар каршына йөгерә һәм алар бергәләп өйләренә кайтып китәләр. Һәркөнне шулай...

      Яңа ел төнендә Булат бер генә теләк теләде: аның да гаиләсе булсын иде. Алияләрнеке төсле матур кызыл машина интернат ишеге төбенә килеп туктасын да аннан Булатның әтисе белән әнисе чыксыннар иде. Ул, шатланып, аларның каршысына йөгерер иде...

   Аннан соң күп көннәр үтте. Аларны тагын берничә тапкыр концертка алып бардылар. Булат Алиянең әти-әнисе белән дә танышты. Алар бергәләп кызның уңышларына сөенделәр.

     Тиздән җәйге каникуллар башлана. Андый озын ялларны яратмый Булат. Чөнки ялгызлыкта үткән көннәр күңелсез һәм бик озын булып тоела аңа.

     ...Малай тәрәзәгә борынын төрткән дә урамны күзәтә. Әнә урам буйлап таныш кызыл машина килә. Тик бу юлы ул мәктәп ишегалдына түгел, ә туп-туры интернат капкасы янына килеп туктады. Машинадан Алия һәм аның әти-әнисе төштеләр. Алар интернат капкасыннан эчкә үттеләр. Булат, әллә нинди җилкенү белән бүлмәдән чыгып,  баскычлар аша аска йөгерде. Баксаң, алар инде күптән Булатны уллыкка алырга йөриләр икән. Кирәкле документларны да җыеп бетергәннәр. Бары тик Булатның ризалыгы гына кирәк. Малайның шатлыгы эченә сыймады. “Әйе, әйе, мин риза!”дип кычкырганын сизмичә дә калды ул.

     Булат беренче тапкыр каникуллар башлануга шатланды. Чөнки ул бу җәйне өйдә, үз гаиләсе белән үткәрәчәк.

                                                                  Әсхәдуллина Наилә. 9 сыйныф

     Урман патшасы

(әкият-пьеса)

Катнашалар:

Бүре

Куян

Төлке

Чеби

Урман аланы, кошлар җырлавы ишетелә, кайдадыр бүре улый.

Куян. Ай-ай-ай! Ой-ой-ой! Ярдәм итегез! (Төп артына кача, як-ягына карый.) Нәрсә, беркем дә юкмы? Ярар, бик яхшы! Алайса миңа урманда авырга туры килә. Барысы өчен дә эләгә! (Үз-үзенә) Ә ни өчен син  соры? Нәрсәгә ак? Ник койрыгың  кечкенә, ә колакларың зур? Әйтәм ич,барысы өчен дә эләгә миңа. Барысыннан да сакланырга һәм куркырга туры килә! Бигрәк тә бүреләрдән куркам мин. Үткен тырнаклары белән – хап, тешләре белән – шап итсә, куян юк дигән сүз! Ә беләсегез килсә, бүре хәзер - Урман патшасы! Менә йөгерәм шулай, урманның бер башыннан икенче башына! Хәлем калмады инде! (Аяк тавышлары ишетелә.) Ой! Колакларым белән ант итәм, кемдер килә! (Яшеренә.)

Аланга Төлке чыга

Төлке. Монда кем дә булса бармы? Ярар, искиткеч, беркем дә юк икән! Монда миңа куркыныч янамый. Хәер...  Кемнән куркырга? Мин бит -Төлке! Өстәвенә, соңгы ике сәгать эчендә берни дә урламадым! Тс-с! (Тыңлый) Юк! Шулай да кемдер килә монда. Минем арттан  түгелдер дип уйлыйм. Алай да качыйм әле. (Яшеренә)

Аланга Бүре  килеп чыга.

Бүре (бармак бөгеп саный). Тә-әк, табышны санадым, тауарлар белән тәэмин итү турында килешү төзелгән, каракларны җәзаладым, сакчыларны барысын да тиешле урынга куйдым кебек. Авыр Урман патшасының тормышы. (Төпкә утыра).  Менә бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар! Дуслар белән йөри идек, бөтен урман дер калтырап тора иде! (Улап җибәрә, Куян куркуыннан чыгып кача) Ә хәзер нәрсә? Хәзер йон коелды,тун тузды, миннән кем курыксын? Ә Куян, ахмак, барыбер кача. Акылга утыртырга кирәк әле ул озын колакны!

Төлке (куаклар арасыннан йөгереп чыга). Бүре абзыкай, акыллым, ярдәм ит! Коткар!

Бүре. Тагын нәрсә! Кулларыңны  күрсәт башта! Тагын урлашып йөрисеңдер әле.

Төлке. Син нәрсә? Кайчан төлкеләрдә кул күргәнең бар? Тәпи дип атала ул, бик беләсең килсә!

Бүре. Ярый, ярый... Телеңә салынма! Әйлән әле. Берни дә ялтырамый кебек, тавык йоны да ябышмаган... Ярар, хәзер әйт инде, кемнән коткарырга?

Төлке.  Куяннан!

Бүре. Куяннан?! Ул сиңа нәрсә эшләде?

Төлке. Ул күзәтә! Ул безнең барыбызны да күзәтә! Шпион бугай ул! Ниндидер этлек эшләргә җыена ахры.

Бүре. Хи-хи-хи! Куянмы? Этлек эшләү сиңа күбрәк туры килә!

Төлке (үпкәли). Ярар, менә күрерсең әле!

Бүре. Әйе, әйе. Сиңа ышаныч юк, Төлке. Ә менә мин – тәртип яратам! Мин бит хәзер Урман патшасы.

Төлке. Патша? Син?

Бүре. Әйе, мин. Күптән түгел бертавыштан мине сайлап куйдылар. Белми идеңмени?

Төлке. Әйе... ни... Мин эш буенча күрше авылга барган идем, озаграк торылды.

 Бүре. Ә-ә,  хәзер бел. Шуңа күрә миңа хәзер урманда тәртип булуы кирәк!

Төлке. Тс-с! Кемдер килә. Кылыйдыр әле, тагын шпионлык итеп йөридер. Качыйк! (Бүре  кача).

Төлке (читкә). Ә нигә әле миңа  урман патшабикәсе булмаска? Бу картлачтан минем кай җирем ким?! (Бүре янына кача)

                                      Аланга Чеби килеп чыга.
Бүре. Бу кем? Үзе сары! Нәкъ банан!

Төлке. Тот, җибәрмә! (Бүре һәм Төлке Чебине тотып алалар.)

Бүре. Тик бу кем соң?

Төлке. Үзең әйттең бит – банан! Менә без аны хәзер ашыйбыз.

Чеби. Ай-ай-ай!! Кирәкми!

Төлке. Тиресен генә салдырабыз да... Күптән мондый тәм-том ашаганым юк...

Чеби. Гафу итегез, тик мин банан түгел! Мин - Чеби!

Төлке. Китсәнә, ә мин белмәгән  идем!

Бүре. Тукта, син урманга ничек эләктең соң?

Чеби.(Төлкегә төртеп күрсәтә). Ә  мине ул авылдан урлап качты!

Төлке. Алдаша ул! Алдаша! Ул бит ...ул әле  йомыркадан чыккан гына!

Бүре (Төлкегә) Менә ниче-е-ек? Авылда да булмадыңмы? Миңа нәрсә сөйләдең соң? Я, булдыңмы, юкмы авылда?

Төлке.Бәлки булганмындыр…

Бүре. Төгәлрәк!

Төлке. Ярар, яхшы, тыңла! Мин күрше авылга барган идем. Күз алдыңа китер – авыл читендә шундый матур йорт, ә тәрәзә төбендә нәрсәдер ялт-йолт килә.

 Бүре. Нәрсә ул?                                                                                                         Төлке. Күрмәдем. Шулай да эләктердем  мин бу әйберне һәм  чаптым урманга. Ә минем арттан Куян чаба!                                                                                          Бүре. Куян?
Төлке. Әйе, Куян. Әйттем бит инде, шпионлык итә ул дип. И-и-и, ачуым чыкты минем аңа! Борылдым да “минем артымнан шпионлык итеп йөрисең  булма!” дип кычкырмакчы идем, һәм  ....шунда теге әйбер кулымнан төшеп югалды. Бүре абзыкай, мин аның Чеби икәнен белмәдем, валлаһи дип әйтәм.

 Бүре. Кыскасы: Чебине кичекмәстән авылга кире кайтарырга. Ә менә синең белән нәрсә эшләргә, Төлке, аннары хәл итәрмен, Куянны тапкач.

Төлке.  Куянны? Нигә?

Бүре. Чынлыкта барысы да ничек булуын ачыклау өчен.

Төлке.  Ай, Ходаем! Ачыкла соң! (Читкә, ачу белән) Күр әле син моны! ...Патша имеш! Юк инде! Үзем  Урман патшасы булачакмын! Үзем урманда командалык  итәчәкмен! (Чебигә) - Ярый, әйдә үскәнем, озатам.

 Чеби. Әйдәгез!. Ах, авылны ничек сагынуымны белсәгез иде! (Китәләр)

Бүре. Куянны ничек табарга соң? Ә-хә, аның эзләре бит бу. Димәк, күптән түгел биредә булган, алайса тиздән тагын  киләчәк. Куяннар  алар һәрвакыт шулай: гел бер тирәдә әйләнәләр. Шулай эзләрен бутарга өметләнәләр. Әнә, үзе дә килә бугай. Ничек кенә куркытмаска инде, ...качыйм әле.

Куян чыга.

Куян.  О-о! Таныш урын бит бу - койрыгым белән ант итәм.

Бүре (сикереп чыга). Тукта! Тәпиеңне юдыңмы? Мин бөтен урманда тәртип саклыйм! Юдыңмы?

Куян. Хә-хәзер юам! (Качарга маташа)

Бүре.Тукта! Ә  колакларың чистамы? Һәркайда тәртип булырга тиеш!

Куян. Колакларым  пычрак! Эче микроблар белән тулган! Агулануыгыз мөмкин! Рөхсәт итегез, мин юып килим.

Бүре. Ашыкма.

Куян. Агуланасыз дим бит, агуланасыз!

Бүре. Шаулама әле!

Куян. Мине ашыйсызмы, Бүре әфәнде?

 Бүре. Нинди әфәнде булыйм мин сиңа? Мин - Урман патшасы!

 Куян. Ашыйсызмы мине, Патша әфәнде?

 Бүре. Юк дим бит инде! Мин тәртип өчен көрәшәм! Син миңа шаһит буларак кирәк.

 Куян.Ә-ә, аңлашылды,  ...шаһит буларак ?! Бу дөресме? (кисәк кенә Бүредән ычкынып китә)

 Бүре. Син кая?

Куян. Сез алдашасыз! Ашамакчы буласыз мине, Урман патшаларын беләм мин! (кача).

 Бүре. Тукта дим! Нидән куркасың? Мин бит тәртип булуын телим! Әй! (Аның артыннан йөгерә.)

Төлке чыга.

Төлке. Озаттым теге ахмакны. Дөрес юлны күрсәттем! Туп-туры чокырга таба!(Көлә) Шулай да ...ничек кенә тизрәк урман патшабикәсе булырга икән? Барысы да минем тирәдә генә бөтерелерләр иде! (кылана) Төлке ханым, нәрсә телисез? Бәлки яңа суйган тавык ите китерергәдер? Төлке ханым, сезнең өчен генә иң яхшы бүре тиреләренең яңа партиясе килде. Эх!  Яшәп күрсәтер идем!  Минем үз тәртипләрем булачак! Чү! Кемдер килә! Монда нәрсә онытып калдырган инде тагын?  Күрмәсен әле! (Яшеренә)

Чеби чыга.

Чеби. Берни дә аңламыйм! Юл барды, барды да, ә анда - һоп! Чокыр! Кире кайтырга туры килде. Бераз ял итәм дә, икенче юлдан китеп карыйм. (Куак астына утыра.)

Куян чыга.

Куян. Һа! Мин янә монда!  Тәгәрмәчтәге тиен  кебек ник гел бер җирдә әйләнәм соң әле мин. (Як-ягына карана)  Куак астында нәрсә ул? Бүре түгелме?

 Чеби. Сәлам, Куян!

Куян.С- с-әлам…

Чеби. Нәрсә булды сиңа? Ник дерелдисең?

 Куян. Бүредән куркам! Әнә анда.., куак астында...

Чеби. Син нәрсә инде! Мин бит ул - Чеби!

Куян.Чеби? Кайда син, Чеби?

Чеби. Мин монда! Ку-ку! (Качышлы уйныйлар)

Куян. Әй! Син ник дәшмисең? (Куаклар янына килә, куак арасыннан Төлке чыга) Ә, менә  син кайда! Эләктеңме!

Төлке.Эләктем. Шуннан нәрсә?

Куян. Э-ләк-тең? Син нәрсә,  чеби түгел, тавыкмы әллә?

Төлке.Тавык? Ахмак! Мин -Төлке!

Куян. Шаярма минем белән, Чеби! Йолкыш төлке буласың гына калды! (Күзләрен  ача.) Ой, чыннан да Төлке!

Төлке. Йолкыш дисенме?

 Куян. Сез нәрсә, Төлке апакай! Алай ук йолкыш түгел инде…

Төлке. Ә син монда чыннан да Чебине эзлисеңме?

Куян.  Әйе.

Төлке (читкә). Димәк, чокырга  төшмәгән.

Чеби килеп чыга.

Чеби. Ай! Төлке апакай! Монда булуыгыз ничек яхшы ! Ә мин, күз алдына китерәсезме, ялгыш юл белән киткәнмен  күрәсең, чүт чокырга төшмәдем!

Төлке. Китсәнә! Ә мин сине чакырдым, чакырдым…

Чеби. Һәм мин кабат бирегә кайттым!

Төлке. Нинди шатлык! (Кырыйга) Ха! Минемчә, бу юләрләр ярдәмендә урман патшабикәсе булырга кирәк!  (Чебигә) Син бик вакытында кайткансың! Әле ярый юлыңда  явыз Бүре очрамаган.

Куян. Ой, мин аннан куркам!

Төлке. Һәм дөрес эшлисең! Ул Бүре җиде кәҗә бәтиен, әбине һәм Кызыл калфакны ашаган.

Чеби. Никтер күңелем ышанып җитми! Менә мин аны иртән күрдем, һәм ул миңа шундый игелекле булып тоелды…

Төлке. Игелекле?! Әйе, ул шулай кылана гына... ә чынлыкта…

Чеби. Чынлыкта нәрсә?

Төлке. У-у! Йонын тырпайтып, каш астыннан гына карап, кемне ашарга микән дип күзләп йөри ул. Теләсә, ике сикерүдә куып тотачак! Ә иртән ничек ул тешләрен кайрый! ...Кыскасы, урманның криминаль хроникасыннан чын кадр!

Тс-с! Бәлки ул кайдадыр янәшәдә генә…

Куян. Янәш-ә-дә?! Әнекәем! Хәзер нәрсә эшләргә соң? Ул әле Урман патшасы да бит!

Чеби. Нәрсә? Җәза бирергә кирәк аңа! Ә аның урынына икенче берәүне  патша итеп билгеләргә.

Төлке. Ой, мин патшабикә  булырга әзер. Сез шулай ялынып сорагач! Куян, халыкка хәбәр ит!

Куян зал буйлап йөгерә, листовкалар тарата: "Төлке - безнең патшабикә!» , "Төлкегә дан» һ. б.

Төлке. Ә хәзер мин сезне өйрәтәчәкмен, мин кем?

Куян һәм Чеби. Бик зирәк патшабикә!

Төлке. Дөрес! Карагыз! Бүре Куянга ташлангач, ул нишләр?

Куян һәм Чеби. Кача!

Төлке. Дөрес, һәрвакыттагыча ул кача. Ә бу вакытта безнең сары дус …

Чеби. Мин әзер! Бирем кыюлар һәм батырлар өчен  дип өметләнәм.

Төлке. Әлбәттә, канатлы дус! Менә бу - бау. Мин аны күптән урла... хм, таптым. Менә хәзер аның кирәге чыкты.

Чеби. Ничек?

Төлке.  Кыскасы, без аны менә шушы агачка бәйлибез. Ә икенче очын бирегә чыгарабыз. (Төлке бауны агачка бәйли, сукмак аша сала һәм икенче башын куаклар артына яшерә)

Төлке. Син куак артына утыр. Бүре Куян артыннан куа башлауга, бауны тартасың, Бүре, әлбәттә, мәтәлеп китәчәк. Син аның өстенә менеп атланасың  һәм шушы бау белән бәйләп саласың. Менә шулай!

Чеби. Ә сез?

Төлке. Мин? Ә мин аннары куаклар арасыннан чыгып, аның ипи шүрлегенә менеп төшәм! У-ух!  Аны караңгы  мәгарәгә ябам һәм, ниһаять, үзем патшабикә бу... Ой! Ягъни, ниһаять, аны акылга утыртам!

Чеби. Барысы да аңлашыла! Ә мине аннан авылга кайтарып куясызмы?

Төлке. Әлбәттә, кайтарачакмын! Тс-с! Теге явыз килә! Барыгыз да урыннарыгызга!

Бүре чыга

Бүре (Куянны күреп ала). Куян, син нәрсә инде, гел качып йөрисең? Мин бит тәртип урнаштырырга телим! Әй! (Куян китә) Менә инде, тагын качты. Ах, башсыз халык бу куяннар.

    Сукмак буйлап килә. Чеби  бауны тарта, бүре егыла, Чеби һәм Төлке аны бәйлиләр.

Төлке. Ах, башсыз халык бу бүреләр! Ха-ха-ха! Нәрсә? Эләктеңме? Менә сиңа, менә! Урман патшасы! (Типкәли) Хәзер мин - урман патшабикәсе!

Чеби. Миңа авылга кайтырга кирәк...

Төлке. Бар, кайт соң!

Чеби. Тик мин  юлны белмим.

Төлке. Ә минем анда ни эшем бар?

Чеби. Ничек? Сез бит миңа…

Төлке. Ярый, ярый, бар әйдә! Эшем болай да күп. Миңа хәзер урманда яңа тәртипләр урнаштырырга кирәк. Әйе, мин... мин бит хәзер ПАТ-ША-БИ-КӘ!

    Төлке Бүренең бавы чишелгәнен сизми  кала. Куян чабып чыга. Ул Төлкегә бәрелә, Төлке Бүре кочагына килеп керә. Бүре аны эләктереп ала.

Бүре. Куян! Ничек син вакытында килеп чыктың!

Куян. Ай, Бүре!

Бүре. Курыкма инде, ахмак! Син миңа әйт әле: Чеби безнең урманга ничек килеп чыкты ул?

Куян. Аны Төлке алып кайтты.

Төлке. Алдый! Ул һәрвакыт алдый!

Куян. Колакларым  белән ант итәм. Авылдан алып кайтты!

Төлке. Алдый! Каян белсен ул?

Бүре. Чыннан да, син каян беләсең?

Куян. Аның артыннан себерке тотып бер карчык чаба иде. Үзе  «каһәр суккан, йолкыш, бир минем чебиемне» дип кычкыра.

Чеби. Ой, ул бит Мәрфуга әби – минем хуҗабикәм!

Бүре. Я, нәрсә, Төлке? Кем монда алдаша инде? Эх, син! Нишләргә инде синең белән?

Чеби. Караңгы мәгарәгә ябабыз!

Куян. Шунда гомеренең азагына кадәр яшәсен.

Төлке. Кирәкми! Кирәкми! Мин бүтән алай эшләмим!

Бүре. Кара аны, Төлке! Җибәрәм мин сине, Тик үз урманымда бүтән күрмим! Миңа тәртип кирәк. (Төлке кача) Йөгер-йөгер, куып тотам алайса! (Чеби белән Куянга) Я, хәзер Чебине авылга озатырга кирәк.

Чеби. Ә беләсезме, миңа урманда бик ошады, Төлке дә юк хәзер.  Сезнең белән калырга ярыймы?

Бүре. Белмим инде...

Куян. Зинһар, Бүре абый!

Бүре. Бүре абый икән, әлбәттә ярый! Кал, Чеби!

Куян һәм Чеби. Ура!

Куян. Ә тагын... Бүре абый, сездән качканым өчен мине гафу итегез! Сез мине ашарга телисез дип уйлаган идем. Сез бик яхшы Урман патшасы! Тәртипне бик яхшы саклыйсыз!

Бүре. Ярар инде сиңа, Куян! Әйдә, киттек! Колакларны  чистартырга һәм тәпиләрне юарга! Мин бит ...тәртип яратам! Онытмагыз, дусларым, үзебез мәрхәмәтле булганда гына, урман рәхим-шәфкатен күрсәтер!

                             Җырлый-җырлый китәләр:

                             Эх, ничек рәхәт урманда!

                             Ниләр генә юк анда!

                             Булсак без мәрхәмәтле,

                            Ул да булыр рәхмәтле!

                                                                                   Рахматуллина Әдинә. 9 сыйныф

bottom of page