top of page

Татар теленнән олимпиада биремнәре

Татар теленнән олимпиада сораулары 7нче сыйныф. 30 балл 1 Мөстәкыйль сүз төркемнәре турында яз (10б) 2.Сыйфат дәрәҗәләре турында аңлатып яз.(5б) 3.Сингармонизм законын аңлат.(5б) 4.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгелә.(3б) Дуслашкансыз,яхшылыгыңны, аккошларыма, аксылрак, кошчыкларыгыз, кайтмаганнар, күбәләкләрне, китапханәгә. 5. Сүзлекләрнең төрләре турында яз .(2б) 6. “Минем укытучым “ темасына мәкалә яз.(5б)

Татар әдәбияты 7 нче сыйныф 30 балл 1. Халык авыз иҗаты. Халык җырлары.(5б) 2.Бирелгән әсәрләрнең авторларын яз.(5б) “Кояштагы тап” әкияте “Тукай”романы “Җил арба”әкияте “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе “Сабыйга”шигыре . 3. Түбәндәге төшенчәләргә билгеләмә бир(10б) Рифма- Ритм- Портрет- Автобиография- Поэма- 4.” Минем холкым-минем язмышым дигән халык гыйбарәсен ничек аңлыйсың?” (5б) 5.Яраткан язучың турында яз.(5б)

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8нче сыйныф. 30 балл 1.Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр (5б) 2. Ымлыклар турында мәгълүмат .(3б) 3. Ясалма сыйфатны билгелә. (1б) а) вак-төяк эш б) яшел болын в) җиләкле алан г) унъеллык мәктәп 4.Фигыльләрнең төркемчәләрен билгелә. (5б) саный, җырлап, укыса, барырга, эшләү, сөйләгән, язсыннар 5.Кушма исемне табыгыз.(1б) а) эшче б) ташбака в) бала-чага г) драмтүгәрәк 6. Укыгыз, биремне үтәгез.(15б) Габдулла о..п утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат ал..ып кына калага кереп килә иде. Габдулла инде я..адан күзләрен ..ома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сә..рлеге белән Габдулланың кечкенә й..рәген каушатып җибәрде. а)Төшеп калган хәрефләрне куй ә) Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. б) Исемнәрнең килешләрен билгеләгез. в) Калын хәрефләр белән язылган сүзнең синонимын языгыз. г) Сыйфат фигыльне табыгыз, заманын билгеләгез

Татар теленнән олимпиада сораулары. 9 нчы сыйныф 30 балл 1. Тел гыйлеменең бүлекләре турында гомуми төшенчә.(5балл) 2.Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр .(5балл) 3.Бирелгән җөмләләргә тыныш билгеләрен куеп яз һәм аңлат.(5балл) А)Мәхәббәт эчтән яктыртып торучы нур. Б)Туган җирем сиңа бирермен мин Хисләремнең иң-иң татлысын. В)Авылның уртасында зур базар кайный аның ике ягыннан биек матур сарайлар зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр. 4.Мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү яз.(3 балл) 5. Тәэсир сүзенә фонетик анализ яса.(2 балл) 6.Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.(5 балл) Җитез сабан тургайлары,такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә , сайрый-сайрый , сызгыра-сызгыра җилпенәләр. 7.Тест.(5балл) А)Сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтегез. 1) берюлы, аряк, елязма, төняк 2) беръюлы, аръяк, елъязма, төнъяк 3) берьюлы, аръяк, елъязма, төньяк 4) бер юлы, ар як, ел язма, төн як Ә) Әйтү максаты ягыннан җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? 1) тулы — ким 2) хикәя – сорау – боеру – тойгылы 3) җыйнак — җәенке 4) раслау – инкарь Б) Повесть, власть, промышленность, секретарь, календарь кебек алынма сүзләргә I, II, III зат берлектә … 1) тартым кушымчаларының нечкә төре, килеш кушымчаларының калын төре ялгана 2) тартым кушымчаларының да, килеш кушымчаларының да калын төре ялгана

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре 1.Текстны игътибар белән укыгыз. Әтием турында 1) Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. 2) Аның балачагы турында мин әбиемнән сөйләтә идем. 3) Ул миңа әтиемнең бик тере, әмма тыңлаучан һәм мәктәптә теләп укый торган малай булуы турында сөйли иде. 4) Әбием сөйләгәннәрдән мин тагын шуны белеп алдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга бик иртә өйрәнгән. 5) Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. 6) Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. 7) Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. 8) Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылды. 9) Моңа ул шәхси үрнәге белән дә ирешә иде. 10) Без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек. (А.Сәйдәшевтан) 2.Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. 3.Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә булган рәтне билгеләгез. А) исем, бәйлек, кисәкчә; Ә) алмашлык, аваз ияртеме, сыйфат; Б) фигыль, теркәгеч, хәбәрлек сүз; В) рәвеш, сан, ымлык. 2.Саңгырау тартыклар гына булган сүзләрне табыгыз.. А) моңа, көндәлек; Ә) бездән, апасын; Б) үстек, шәхси; В) һәркем, ихтирам. 3.Иялек килешендәге зат алмашлыгын күрсәтегез. А) сезгә; Ә) миңа; Б) минем; В) моңа. 4.Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзләрне билгеләгез. А) алар, сезгә; Ә) мәктәптә, апаны; Б) кечкенәдән, җырларга; В) әтием, яраткан. 5.Билгеләү алмашлыгы кайсы җөмлә кисәге булып килгән? Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. А) тәмамлык Ә) ия Б) хәл В) аергыч 6.1-3 нче җөмләләрнең кайсысында өч зат алмашлыгы кулланылган? Җавап: … . 7.4-5 нче җөмләләрдән сүз басымы беренче иҗеккә төшкән сүзне табып языгыз. Җавап: … . 8.2-4 нче җөмләләрдән исемләшкән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз. Җавап: … . 9.5-7 нче җөмләләрнең кайсысында юнәлеш килешендәге зат алмашлыгы очрамый? Җавап: … . 10.8-10 нчы җөмләләрдән III зат тартымлы төшем килешендәге исемне табып языгыз. 11.2-4 нче җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне язып алыгыз. Җавап: … . 12.7-9 нчы җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып языгыз. Җавап: …. 13.5 нче җөмләдән кече тел тартыгы кергән сүзне табып языгыз. Җавап: … . 14.6-7 нче җөмләләрдән ике ясагыч кушымчасы булган сүзне языгыз. 15.3-4 нче җөмләләрдән сыйфатларны табып языгыз. Җавап: … . 16.3-5 нче җөмләләрдән теркәгечләрне табып языгыз. Җавап: … . 17.Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылдыдигән җөмләләрне ничек аңлыйсыз? С.Сәйдәшевның кайсы җырларын беләсез? Бөек композитор бала чакта нинди була? Балаларына нинди мөнәсәбәт күрсәтә? Аларда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырыша? Гаиләгездә әти-әниегез сезгә нинди таләпләр куя? Сез аларны ничек үтисез? “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән мәкальне ничек аңлыйсыз? Шулар турындагы фикерләрегезне 7 җөмлә күләмендә кечкенә хикәя итеп языгыз. 18.Шакмаклардагы сүзләрне табып языгыз. Алар кайсы теманы үткәндә өйрәнелә? инәбеплртлгки сррмрүеуаяы6л еәселккнккзке мнәкексалылыш 4.Җавапларны языгыз. 7 көн — ? 24 сәг — ? 30 (яки 31) көн — ? 100 ел — ? 10 мм — ? 100 см — ? 1000 м — ? 10 см — ? 1000 г — ? 100 кг — ? 10 ц — ? 10 көн — ? 5.Түбәндәге саннар кергән сүзләр языгыз. 6, 1, 2, 3, 7, 10, 100 6.Бирелгән сүзләрнең антонимнарын языгыз. яхшы, кечкенә, югары, ала, саран, матур, ерак, салкын, авыр, төшә, киң, озын

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре 1.Татарчага тәрҗемә итегез. Живой уголок В нашей школе есть живой уголок. Там живет пушистый кролик, колючий еж, белая мышь. В клетке сидит синица. В аквариуме на окне плавает рыбка. В стеклянном ящике среди камней прячется черепаха. А в больших городах есть свой живой уголок. Это зоопарк. Там живут звери, птицы, рыбы из разных стран. В зоопарке есть также белый медведь, лев, тигр, слон, обезьяна и волк. (М.Ильин, Е.Сегал) 2.Билгеле булганча, шахмат уйнаганда, ат фигурасы Г хәрефе формасында йөри. Шушы хәрәкәт буенча, шакмактагы сүзләрне табып языгыз. УКЫНКӘРДЫТ КЫСКӨЛЭАКТ ИСРАТЙШРӨЙ ЛААЧӘӨЛАЛА ГКБАЧСӘКМК ӘНЯЗӘКСӘӘС 3.Укытучы килешләрнең исемнәрен тактага язарга куша. Укучы аларны алфавит тәртибендә яза. Килешләрне дөрес итеп, сораулары белән языгыз. Баш килеш Иялек килеше Төшем килеше Урын-вакыт килеше Чыгыш килеше Юнәлеш килеше. 4.Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп языгыз. сүз боткасы — вәгъдә бирү сүз бирү – такылдау сүз берләшү – бер үк уйда яки фикердә булу баш вату – беренче (олы) бала баш бала – фикер чуалту баш бутау –уйлану баш бирмәү – уңышсызлыкка очрау баш булу – ия яки хуҗа булу баш бетү – буйсынмау 5.Сүзләрнең синонимнарын языгыз. Ватан, шатлану, давыл, биек, икмәк, дәү, ихтирам, йорт, хезмәт итү, яхшы 6.Һәр төркемгә түбәндәге мәгънәләргә туры килгән бишәр сыйфат языгыз. а) төсне белдерәләр: ә) тәмне һәм исне белдерәләр: б) формасын һәм күләмен белдерәләр: в) кешене эчке һәм тышкы яктан характерлыйлар: г) табигать күренешләрен белдерәләр: д) төрле кош-корт һәм хайваннарны характерлыйлар: 7.Сорауларга җавапларны дөрес язсагыз, беренче баганада сез белгән сүз килеп чыгар. Шуның турындагы кагыйдәне мисал белән языгыз. 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8. 9. 1.Мөстәкыйль сүз төркеме. 2.Сүзнең мәгънәле кисәге. 3.Бәйрәм көннәрендә урамнарга, биналарга эленә. 4.Атаклы татар җырчысының исеме. 5.Яхшылык сүзенең антонимы. 6.Россиянең Европа өлеше буйлап ага торган елга. 7.Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш барлыкка китерә торган сүз төркеме. 8.Алфавитта З хәрефеннән соң килә. 9.Спорт инвентаре.

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре 1.Татарчага тәрҗемә итегез. Осень Пришел сентябрь. После знойного лета, после августовских теплых дней наступила золотая осень. По опушкам лесов еще растут грибы. В моховых болотах рассыпана по кочкам румяная клюква. На освещенных солнцем полянах краснеют гроздья рябины. Чист и прозрачен воздух. Далеко слышны звуки, отчетливо разносятся голоса. На дне лесного ручья виден каждый камешек, каждая тонкая травинка. По прозрачному высокому небу бегут и бегут облака. (И.Соколов – Микитов) 1.Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. 2.Татар телендә барлыгы ничә сузык аваз бар? а) 14; ә) 12; б) 13; в) 6. 2.Коесүзендәге е хәрефе ничек укыла? а) [йы]; ә) [йе]; б) [йо]; в) [йө]. 2.Унбишсүзендә нинди фонетик закон күзәтелә? а) ассимиляция; ә) диссимиляция; б) редукция күренеше; в) элизия күренеше. 3.Балыкчыларсүзендә кушымчаларның ялгану тәртибен күрсәтегез: а) тамыр+сүз ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы; ә) тамыр+модальлек кушымчасы+сүз ясагыч кушымча; б) тамыр+сүз ясагыч+бәйләгеч; в) тамыр+бәйләгеч кушымча+сүз ясагыч кушымча. 4.Ясагыч кушымчалар булган сүзләрне билгеләгез. а) мәктәпләрдә, кызлар; ә) шәһәрчектә, кайтканнардыр; б) көчлерәк, уйлаштылар; в) киләбез, көн-төн. 5.Ташбака, төнбоек, ата-ана, ара-тирә, ярдәм итү сүзләре ничек ясалганнар? а) ясагыч кушымча белән; ә) сүзләр кушылу юлы белән; б) фонетик юл белән; в) күчү юлы белән. 6.«Әйткәнсүз — атканук» җөмләсендә билгеләнгән фигыльләр кайсы төркемчәгә карыйлар? а) билгесез үткән заман хикәя фигыль; ә) хәзерге заман сыйфат фигыль; б) үткән заман сыйфат фигыль; в) исемләшкән сыйфат фигыль. 7.Мәгънәләре ягыннан рәвеш төркемчәләре ничә? а) сигез; ә) алты; б) дүрт; в) рәвеш төркемчәләре юк. 8.Затланышсыз фигыльләр генә булган төркемне билгеләгез. а) сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив; ә) исем фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль, хәл фигыль; б) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль; в) боерык фигыль, хәл фигыль һәм инфинитив. 9.Гөлгенә мәзәк кенә көлеп куйды, чиләге чайкалды, суы түгелдеҗөмләсе(А.Гыйләҗев) а) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә; ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; б) катнаш кушма җөмлә; в) аерымланган хәлле гади җөмлә. 10.«Туган телебезне сакларга кирәк»җөмләсендә билгеләнгән сүз а) исем; ә) фигыль; б) бәйлек; в) хәбәрлек сүз. III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз. 1.Болыт, төтен, өченче сүзләрендә … гармониясе күзәтелә. 2.Көнбатыш, көнбагыш сүзләрендә … ассимиляциясе күзәтелә. 3.Төрле телләрдән кергән … … татар телендә бик күп кулланыла. 4.Аерым төбәктә (урында) кулланыла торган сүзләр … … дип атала. 5.Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмә …дип атала. 6.Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләре …дип атала. 7.Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз … …дип атала. 8.Санап кителгән тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә туплап, гомумиләштереп әйтә торган лексик берәмлекләр … …дип атала. 9.Тезмә кушма җөмлә үзара … юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора. 10.Сөйләм төбәлгән затны яки әйберне белдергән сүзләр …… дип атала. 11.Баш җөмләгә үзенең хәбәре составына керми торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә … …… дип атала. 12. Биремнәрне үтәгез. Ком сахрасында ыгы-зыгы басылгач (…) мин дә илкәемә кайтып китәрмен әле (…) (Т.Әйди). 1.Кушма җөмләнең төрен билгеләгез. 2.Тыныш билгеләрен куеп, аңлатыгыз. 3.Басылгачсүзенә морфологик анализ ясагыз. 4.Илкәемәсүзен төзелеше ягыннан тикшерегез. 5.Ыгы-зыгы(суматоха) сүзенең синонимын табыгыз. 6.Гади җөмләгә характеристика бирегез. Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.(М. Мәһдиев). 1.Горизонталь буенча шакмаклардагы хәрефләрдән сүзләр төзеп, уң яктагы буш шакмакларга юлын-юлга языгыз. Җавапларыгыз дөрес булса, билгеләнгән шакмакларда сез белгән сүз килеп чыгар. ӘФИРӘД * КЛКЕИД * АААНГБ * МЙЫРАК * ЛАТЫБА * АСЬТӘГ *

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 10 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре (2014/2015 нче уку елы) I.Татарчага тәрҗемә итегез. Два плуга Из одного и того же куска железа были сделаны два плуга. Один плуг попал в руки земледельца и немедленно пошел в работу. Другой плуг долго и совершенно бесполезно пролежал в лавке у купца. Через некоторое время земляки встретились. Плуг, бывший у земледельца, блестел, как серебро. Он стал даже лучше, чем прежде. Плуг же, пролежавший без всякого дела, потемнел и покрылся ржавчиной. «Скажи, пожалуйста, друг, отчего ты так блестишь?» — спросил заржавевший плуг своего старого знакомого. Тот ответил: «От труда, мой друг. А если ты заржавел, сделался хуже, чем был, то это потому, что ты бездельничал». К.Д. Ушинский 1.Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. 2.Татар телендәге иҗек калыплары саны ничә? 1) 8; 2) 7; 3) 6; 4) 5. 2.“Ирен-ирен, өрелмәле, сонор аваз” билгеләмәсенә туры килгән аваз кайсы? 1) о; 2) м; 3) w; 4) в. 3.Ирен гармониясенә буйсынмаган сүзләр генә булган төркемне билгеләгез. 1) көндез, кичкырын, тотынып; 2) түрдә, бормалы, туганкай; 3) көмеш, иркен, тормышчан; 4) борынгы, корылма, чуртан. 4.“Түбәсе күккә тию” фразеологизмының мәгънәсен табыгыз. 1) кычкырып көлү; 2) шатлану; 3) елмаю; 4) сикереп тору. 5.Кайсы төркемдә антонимнар бар? 1) туу, дөньяга килү; 2) азатлык, бәйсезлек; 3) авызга су кабу, күп сөйләү; 4) йөгерү, чабу. 6.Эшләмәгәннәрсүзе ничә мәгънәле кисәктән тора? 1) 5; 2) 6; 3) 7; 4) 8. 7.Ясагыч кушымчалар кайсы сүз төркемендә юк? 1) рәвеш; 2) сыйфат; 3) сан; 4) дөрес җавап юк. 8.Тамырдаш сүзләр ул — 1) тамырлары белән генә аерыла торган уртак мәгънәле сүзләр; 2) бер тамырдан булган сүзләр; 3) мәгънәләре бер үк булган сүзләр; 4) капма-каршы мәгънәле сүзләр. 9.Тамыр нигезле сүзне билгеләгез. 1) кешелекле; 2) кешелексез; 3) кешеләребезгә; 4) кешелеклелек. 10.Билгеләү һәм сорау алмашлыклары кушылмасыннан торган алмашлыкның төркемчәсен күрсәтегез. 1) билгеләү алмашлыгы; 2) юклык алмашлыгы; 3) билгесезлек алмашлыгы; 4) күрсәтү алмашлыгы. 11.Һәркемгә билгеле: сәламәтлек – тормышның яме, чибәрлекнең нигезе(Ш. Сайкин) җөмләсендә исем сүз төркеменә кергән сүзләр ничә? 1) 4; 2) 5; 3) 6; 4) 7. 12.Бирелгән җөмләнең төрен күрсәтегез Безнең сезгә әйтәсе сүзебез шул: илебез өчен файдалы кешеләр булып үсегез. 1) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; 2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә; 3) иярчен ия җөмләле кушма җөмлә; 4) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә. III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз. 1.Сузык авазга тәмәмланган иҗек _______________ иҗек дип атала. 2.Әйтелешне язуда тулысынча күрсәтү өчен хезмәт итә торган махсус язу системасы _____________________дип атала. 3.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләр _____________ нигезле сүзләр дип йөртеләләр. 4.Сүзнең мәгънәсен лексик яки грамматик яктан үзгәртә торган мәгънәле кисәк (морфема) ________________ дип атала. 5.Берәр телдән башка телләргә кергән сүзләр _______________сүз дип аталалар. 6.Тел гыйлеменең сүзлекләр һәм аларны төзү мәсьәләләрен өйрәнә торган тармагы ____________________ дип атала. 7.Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр ________________ дип атала. 8.Зат-сан белән төрләнә торган фигыльләр ___________ дип атала. 9.Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч ________________ дип атала. 10.Иярчен җөмлә баш җөмләгә _______ һәм ______ чаралар ярдәмендә бәйләнә. 11.Биремнәрне үтәгез. Сәнифә өйгә кайтып кергәндә, өйгә тәмле ис таралган, балалар, мәктәптән кайтып, өсләрен алыштырган, йөгерә-йөгерә өстәл әзерлиләр иде. (Э. Шәрифуллина) 1.Тыныш билгеләреннән соң номерлар куеп, аларның ни өчен кирәк булуын аңлатыгыз. 2.Схемасын сызып, җөмләгнең төрен языгыз. 3.Йөгерәсүзенә фонетик анализ ясагыз. 4.Өсләрен сүзенең төзелешен, ясалышын аңлатма биреп тикшерегез. Шартлы билгеләр белән дә күрсәтегез. 5.Кергәндә, тәмле, мәктәптән сүзләренә морфологик анализ ясагыз. 6.Җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз; гади җөмләгә характеристика бирегез. Урман ягыннан борынга бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. (М. Хәбибуллин) 1.Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп языгыз. Дүрт куллап, дүрт күз белән, ике күзе дүрт булу, дүрт ягың кыйбла, бер дигән, ике йөзле, биш былтыр Мәгънәләре: шаккату, бик сагынып, бик теләп, теләсәң нишлә, әллә кайчан, ялагай, бик шәп

bottom of page