

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәхтиярова Рәйсә сайты
Туган телем - иркә гөлем...

Сугыш урлаган балачак
Сугыш чоры балалары дип 1928-1945 нче елларда туган кешеләр санала. Аларның балачагы сугыш ялкыны белән өтелә, нарасый чаклары олы кеше дә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәттә үтә. Ачлык, ялангачлык, әтиләре фронтта, әниләре баш күтәрми эшли, нинди уйлар-кичерешләр белән яшәгәннәр алар, кайдан шундый көч, тырышлык алдылар икән? Бу шигырь юлларында аларның барлык кичерешләре дә чагыла:
Әткәйләргә фашист аткан ядрә,
Ул төбәлгән булган безгә дә,
Ләкин яраларны әзләмәгез
Безнең тәндә, безнең йөзләрдә.
Ул яралар безнең йөрәкләрдә,
Чынга ашмый калган теләкләрдә,
Карашларда безнең ул яралар,
Еллар белән бергә баралар.
Сугыш чоры балалары - канкойгыч вакыйгаларның тере шаһитлары. Аларның хәтер сандыгында сакланган хатирәләре – бүгенге буын өчен әйтеп бетергесез зур хәзинә. Аларның батырлыкларын без дә, бездән соң киләчәк буын да белеп үсәргә тиеш. Алдагы язмаларда хәзерге өлкән буынның – сугыш елларында төрле яшьтә булган балаларның истәлекләре бирелә.
Истәлекләрне укучылар язып алды.
Миңзифа әбием. (Ильясова Гөлназ, 9 сыйныф)
Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, зур кайгылар, югалтулар олылар йөрәгендә төзәлмәслек яра булып калды. Алай гына да түгел, аның кайтавазын без, 21 гасыр балалары да, үзебездә тоябыз дип уйлыйм мин. Миңа әле бары 15 яшь кенә, әмма минем үз гомеремдә бер тапкыр да “әби” сүзен әйткәнем юк. Мин монда сугышның да гаебе бардыр дип уйлыйм. Бүген сүзем әниемнең әнисе - минем әбием Галимҗан кызы Миңзифа турында. Әбием сугыш чоры баласы. 1940 елда туган. Гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт куеп яшәгән. Кызганыч, гомере генә кыска булган. 60 яшь тулуга ул вафат булган. Әбием бик ягымлы, киң күңелле һәм бик эшчән кеше булган. Эштән бушаган вакытларында матбугат битләрендә үзенең мәкаләләрен дә бастырган. Сугыш чорында әбиемнең күргән михнәтләрен мин аның әнием саклаган язмаларыннан укып белдем.Менә ул анда нәрсәләр дип яза: “Сугыш башланганда мин нибары 9 айлык бала булганмын. Бәхетсез бер җан булып дөньяга килгәнмендер инде, минем өчен балалык әнә шул көннән юкка чыккан.” Шушы җөмләсе белән әбием сугышның бөтен фаҗигасен әйтеп биргән. Сугыш китергән газаплар аның күңелендә гомерлек җәрәхәт булып калган: “Сугыш вакытында тылда да җинел булмый -дип яза ул,- ирләрен сугышка озаткан тол хатыннар нинди эш бар, шуны эшлиләр. Ирләреннән калган юклы-барлы әйберләрен бәрәңгегә, онга алыштырып, көч-хәл белән балалар туйдыралар. Үзләре ачлы-туклы булып, кычыткан боткасы ашап, көн-төн эшләп колхозны алып баралар. Чана белән чәчүлек орлык ташыйлар, кул белән чәчәләр, уралар, ат белән сугалар да, барлык әзер ашлыкны заданиегә тапшырып бетерә торган булганнар. Алар минем күңелдә югалмас хатирә булып гомерлеккә урын алды.”[ 4 ]
Сидоров Геннадий Александрович
(Чупанова Диана, 9сыйныф)
Хезмәт ветераны, 36 ел педагогик стажы булган Геннадий Александрович – сугыш чоры баласы. Ул 1942нче елның салкын февраль аенда, гаиләнең бердәнбер дәвамчысы булып дөньяга килә. “Улымны саклагыз,”-дип яза әтисе фронттан. Ләкин аңа улын күрергә насыйп булмый, сугыштан әйләнеп кайтмый ул.
Геннадий Александрович, бердәнбер ир заты буларак, гаиләнең киләчәккә өметенә әйләнә. Аның җилкәсендә 4 апасы, әнисе һәм әбисе кала.
Сугыш чоры бер авыр булса, сугыштан соңгы тормыш та җиңел булмый. Бөтен җирдә сугыш җимерекләре, илне яңадан торгызырга кирәк. Һәр гаилә, балаларының авызларыннан өзеп, коточкыч налоглар түли. Тик шулай да укуын ташламый Геннадий Александрович, һәр көнне дәресләрдән кайтуга, урманга утынга йөгерә, кич керосин лампасында дәресләрен әзерли. Сугыш чоры аырлыклары чыныктырып үстерә аны, кечкенәдән спортны ярата. Хыялы – физкультура укытучысы булу. Ләкин гаиләсен ташлап китә алмый ул, эшләргә мәҗбүр була. Ә яшьлек хыялы бер генә минутка да исеннән чыкмый һәм аны көтмәгәндә мәктәпкә алып килә. 36 ел балалар укытып, зур һәм мактаулы хезмәт юлы үтә Геннадий Александрович.
Карт әбием
(Садыйкова Алсу)
Әбиемнең әнисе - Мухамедшина Ирина Васильевна 1915 елнын 1 апрелендә Балтач районы Югары Субаш авылында туган. Исән булса, бу елны карт әбиемнең тууына 100 ел булыр иде. Хәзерге вакытта балаларыннан минем әбием генә исән калган.
Яшь чагында ул Балтачта эшли. Аннары сугыш башланыр алдыннан Татарстаннын төрле районнарында булырга туры килә аңа: Чистай, Тәтеш, Чаллы, Арча, Апас.
Авыр сугыш елларында әбиемә окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килә. Аның дәү әниемә сөйләгәннәре буенча: «Урман кискәндә билдән кар эченә кереп басып, колач житмәстәй агачларны кул пычкысы белән кисә идек. Билдән карда басып торганда башта туңасың, соңыннан бөтен гәүдәне суык баса.»
Сугыштан соң да бик авыр була аның тормышы. Фермада да, кирпеч заводында да эшли, урак ура. Эшендә сынатмаган, гел алдынгылар рәтендә булган. Хәтта төрмәдә дә эшләргә туры килгән әбиемә. Тоткыннарны ашаткан, канвой белән ашау таратып йөрдек дип искә ала торган булган ул. Куркыныч вакытлаы рда күп булган.
Күпме авырлыклар курсә дә, тормышыннан канәгать булган. Зарлану дигән нәрсәне белмәгән.
Карт әбием һаман әйтә торган булган: «Ходай илдән аерым кайгы бирмәсен. Ил белән булсаң, бөтен авырлыкларны жиңеп була.»
Бабаем Әхмәтов Мөнир Әхмәт улы истәлекләреннән
(Әхмәтова Айсылу)
Минем бабаем 1932нче елның 26 февралендә Курамьял авылында эшчеләр гаиләсендә туган. Әнисе - Зарифабану, атасы –Әхмәдишә исемле. Ләкин, ул ата - анасы белән бәхетле тормышта яши алмаган. Әнисе авыртудан үлеп китә .”Мин беренче сыйныфка укырга бардым. Мәктәптән куанып кайттым, әмма өйгә кергәч, әтиемнең моңаеп утырганын күрдем. Ул миңа, теләр-теләмәс кенә: ”Әниең якты дөньядан китте”, - дип әйтте. - Ә мин, сабый, аңламыйча тик торам,”-дип сөйләде ул миңа. Мескен сабый! Ул шулай иртә әнисен югалта. ”Башта безгә әнисез бик авыр иде, бигрәк тә әтигә,”- дип сөйли бабам. ”Әниемнең үлеменнән соң, аның атасы - минем бабам, мине алдап, урлап алып киткән. Ә әтиемнең анасы - әбием, күрше хатын белән мине, койма ярыгыннан чакырып, кире өйгә алып киттеләр. Менә шундый кызык хәлләр дә күп булды томышымда ”,- дип көлеп сөйләде ул. Әзрәк үсеп җиткәч, кырларда, ындыр табагында зурларга булышкан.
Дәһшәтле сугыш еллары. Авылдагы барлык ирләр фронтка китәләр, алар рәтендә бабамның атасы да була. ”Әтием сугышка киткәч, мин әби-бабай белән тора башладым. Алар мине бик яраталар иде. Бабам белән бергә балыкка йөри идек. Эх, ул су буенда балык кыздырып ашаулар!”-дип сөйли ул миңа. Әмма ул уйнап кына йөрмәгән: җәен көтү көткән, кышын колхозда булышкан. Еллар уза, Бөек Җиңү җитә, бабамның атасы да исән-сау әйләнеп кайта. ”Әтием кире әйләнеп кайткач, бик куандым,”- ди бабай. Чынлап та, мондый бәхетне тату барлык балаларга да бирелмәде шул. Сугыш беткәндә аңа нибары 13 яшь була. 6 елдан, ягьни 1951 елда армия сафларына китә. 1954елда исән-сау әйләнеп кайта.1955 елда әбиемә - Шәмсемөхәммәтова Рашидә Шәмсемөхәммәт кызына өйләнә. ”Каенатам белән бик тиз уртак тел таптым.Туебыз бик матур булды,”- дип, әбием тормышындагы иң якты хатирәләрен исенә төшерә. Бабаем гомере буе колхозда эшләп чыкты: 15 ел машинист булып эшләде. 1989-1992 елларда газ тармагында хезмәт куйды. 1992нең ахырында лаеклы ялга чыкты. 1966 елның 8октябрендә “Почетная грамота обкома КПСС и Совета Министров ТАССР” грамотасы белән бүләкләнә. 1967елда”Почетная грамота Балтасинского райкома КПСС”грамотасы белән бүләкләнә.1968 елда ”Почетная грамота колхоза “Активист”грамотасы белән, 1967 елның 4 маенда ”Медаль за трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. Тормыш иптәше белән 5 бала үстерәләр, 9 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Курамьял авылында төпчек малае гаиләсе белән яши.
Әбием - сугыш чоры баласы
(Рахматуллина Илүзә)
Әбием Гөлбикәнең сөйләүләре буенча
Валиева Гөлбикә 1932 елда колхозчы гаиләсендә икенче бала булып туган. Гаиләдәге сигез баладан, ачлык аркасында, биш бала үлә. Бу балаларның үсү чаклары иң авыр елларга туры килә. Өй буенча булган эшләр шушы өч сабыйның җилкәсенә кала, чөнки әтисе белән әнисе колхоздагы эшләрне алып бара торган була. Шушы ач һәм авыр чакларда сугыш башлана. Гөлбикәнең әтисе, балта остасы, сугышка китә. Өйдә өч бала белән әниләре һәм алдагы авырлыклар кала. Сугыш башлангач ук авыл балаларын басуга эшкә җибәрәләр. Андагы эсселекә түзә алмыйча, алар басуда калган ашлык башларын җыялар.
“Берсендә шулай итеп басуда эшләгән чакта, – дип сөйли Гөлбикә әби,- ашлык арасына кереп качып утырган идек, укытучы апа табып, безне колакларыбыздан тартып кире басуга этеп чыгарды. И-и-и орыштылар, и-и-и эләкте безгә”
Җаваплылык күпме генә алар өстендә булмасын, алар балалар булганнар. Алар өстендә бөтен ил торган, алар илне, армияне икмәкле иткәннәр!
Җәйләрен эш басуда барса, кышларын эш колхоз фермаларында дәвам иткән: көрәк белән тирес чистартып, чанага төяп кырга чыгарганнар, салам, печән ташыганнар.
Әзрәк үскәч, балаларны, зурлар белән бергә, урман кисәргә җибәрәләр. Алар Лаеш урманнарын кисеп, утыннар ташыганнар. Бу вакытта алар җиргә казып ясалган землянкаларда торганнар, аларның аякларындагы чабаталары суланып бетә торган булган, киемнәрен киптерергә урын да булмаган. Аларны тагын юллар салырга да җибәргәннәр. Иртән торып, төннәрен генә кайта торган булганнар.
“Ул юлларны үзебезнең кулларыбыз белән сала идек. Ташларны басудан җыеп, кәйлә белән чокып, ташларны рәттән тигезләп тезеп бара идек,” – дип сөйли әбием.
Сугыш чоры балалары менә шундый авыр шартларда яшәп тә, төшенкелеккә бирелмәгәннәр. Алар Җиңүне якынайту өчен бар тырышлыкларын куеп эшләгәннәр.