top of page

            Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында

* Балага эш өстәлe булдырыгыз. Лампа элeгeз, дәрес расписаниeсeн, кызыклы шигырьләр, тeләкләрне өстәлгә куeгыз.

 * Дәрeсләрне бары тик шушы эш өстәлeндә гeнә хәзeрләргә өйрәтeгeз.

* Эш өстәлeн һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтeгeз. Бала арыган икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзe җыештыра башлар.

 * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтeгeз. Бик кыен хәлдә генә сeзгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсeн.

                   Бала тәрбиялe булсын дисәң...

Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул – мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять җаваплы эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр. Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә. Андый ата-ана өчен бала бәхет һәм шатлык чыганагына әверелә. Болары бик бәхетле гаиләләр. Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы-хәсрәт китерә.Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче-өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, бакча, мәктәп эше дип саныйлар. Безнең көннәрдә балага белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты. Дөрес, бакча да, мәктәп тә балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу – бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Ә баланың күп вакытын гаиләдә үткәрүен искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас. Иң элек ата-ана баланы яхшы укырга әзерләргә, мәктәпкә йөри башлагач, яхшы уку өчен шартлар тудырырга тиеш. Балалар бакчасында, мәктәптә башланган эшне өйдә дәвам иттерергә тиеш. Ата-ана – баланың икенче укытучысы ул. Һәр бала, философ әйткәнчә, үзенә бер шәхес. Безнең өчен ул бала булса да, аның табигате, үз акылы, үз уй-фикере була, ә үсә төшкәч, аның дөньяга үз карашы барлыкка килә. Шуңа күрә, һәр баланың үз көен таба белү кирәк. Ә бала ата белән ана алдына кырыкмаса-кырык сораулар һәм проблемалар куя. Баланың барлык сорауларына да җавап бирергә, нәрсә беләндер аны кызыксындырырга, аның күңелен җәлеп итәргә кирәк. Ә бит безнең балалар: “Ник?”, “Нигә?”, “Нишләп?”, “Ни өчен?” кебек сорауларны яудырып кына торалар. Халык арасында: “Хәзерге балалар сигезьеллык белем белән туалар”, - дигән шаярып әйтелгән сүзләрдә, әлбәттә, хаклык бар. Балалар өлкәннәр башына килмәгән гаҗәеп сорау-табышмаклар яудыралар. Сорауларга җавап ала алмаса, бала, еламаса да, башын аска салып бер читкә китеп бара. Ә менә болай һич ярамый, күрәсең, бала ихтыяҗын беренче урынга куярга, түземле була белергә кирәк. Бала физик яктан да, акыл ягыннан да үсә, белем һәм тәҗрибә туплый. Шуңа күрә дә ул күп нәрсә белән кызыксына, белмәгәнен сорый, таләп итә, йөдәтә, хәтта тупаслык та эшли. Бу – аның табигый ихтыяҗы. Баланың шушы кызыксыну үзенчәлегенә үзебез теләгән юнәлешне бирү бик мөһим. Шагыйрь М. Сөндекле “Бала күңеле” шигырендә бу хакта болай ди: Бала күңеле – нәфис ак кәгазь, Әле бит ул каләм күрмәгән. Әле беркем аның күңелендә Тылсымлы эз салып йөрмәгән. Дөнья аңа яңа яуган ак кар – Тели бала барын аңларга. Тәүге юлны бала күңеленә Ата-ана тиеш үзе язарга. Бала мәктәпкә кергәч, аңа яхшы укырга ничек ярдәм итәргә? Аның өйдәге тормышын дөрес оештырмый торып, аның мәктәптә яхшы укуына исәп тотып булмый. Баланың яхшы укуында көндәлек режимның әһәмияте бик зур. Укуның беренче көннәреннән үк бала билгеле бер режим белән яшәргә өйрәнсен. Вакытында йокыдан торсын, вакытында ашасын-эчсен, вакытында мәктәпкә китсен, уйнасын, җитәрлек йокласын. Көндәлек режимга күнеккән балага, физзарядка яса, дәресеңне кара, уйнарга чык, ашарга утыр, йокларга вакыт, дип исенә төшереп торасы калмый. Ул һәр эшне үз вакытында башкарырга гадәтләнә. Мәктәптә яхшы уку өчен баланың дәресләрне вакытында әзерләвенә ирешү бик мөһим. Ләкин бала мәктәптән кайту белән үк дәрес әзерләргә утырырга тиеш түгел. Ул иң элек ашый-эчә, аннары саф һавада була, аннан соң гына дәрес әзерләргә утыра. Яхшы уку өчен балага шартлар кирәк – аның китаплары, дәфтәрләре, башка уку кирәк-яраклары җитеш, дәрес әзерләү урыны, даими почмагы булуы шарт. Һәр ата-ана баланы пөхтәлеккә, төгәллеккә өйрәтергә бурычлы. Ул дәрес әзерләргә көн дә бер вакытта утырамы, әйберләрен үз урынына куямы? Мәктәпкә алып барасы китап-дәфтәрләрен кичтән әзерлиме? Әйберләренә сакчыл карыймы? Менә болар һәр көн игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бала дәрес әзерләгәндә өйнең һавасын җилләтү турында да онытырга ярамый. Һәр тәнәфес вакытында һаваны алыштыру бик файдалы. Укучы дәрес әзерләгәндә, өйдә тынлык булу хәерле. Кайбер гаиләләрдә кирәге булса да, булмаса да, көне буе радио уйнап тора, телевизор эшли. Яки өйдә сөйләшеп утырсагыз, яки тавышлансагыз, бала башына дәрес материалы кермәс. Менә шулай баланың дәрестән дәрте сүрелеп, укудан аерылуы, артта калуы бар. Аннары өйдәге шау-шу баланың нерв системасына да начар тәэсир итә. Тәҗрибәле ата-аналар, балаларның кайсы сыйныфта укуына карамастан, мәктәп, класс җитәкчесе, укытучылар белән тыгыз элемтәдә торалар. Укыту программалары белән танышалар. Бу - билгеле, баланың яхшы укуына ярдәм итә, бала мәктәптә бер генә ел укымый, шулай булгач, аңа ярдәм дә һәр көн, дәвамлы булырга тиеш. Беренче көннән үк баланың дәрес әзерләгәндә басылып эшләвенә ирешегез, аны бүлдермәгез, кирәксә-кирәкмәсә дә сүз-йомыш кушып борчымагыз. Уку - бирелеп, бөтен акыл сәләтеңне җигеп эшләүне таләп итә. Шуны да әйтмичә булмый, кайбер ата-аналар балага ярдәм итүне дөрес аңламыйлар, алар мәсьәлә яки мисалны үзләре чишәләр. Бала аңлап эшләгәндә генә аннан уңай нәтиҗә көтәргә мөмкин. Бала зуррак үскән саен, аңа ярдәм итү кыенлаша бара. Өлкән сыйныф укучыларына да акыл белән, сак кына контроль ясап тору кирәк. Гомумән, тәрбия эше сак булуны таләп итә, баланың сәләтенә, булдыра алуына ышанырга, нәрсә белән мавыгуын, кызыксынуын белеп торырга, вакытында максатка ярашлы киңәш, юнәлеш бирергә, ялгышын төзәтергә, яхшы эше өчен мактарга кирәк. Бала тәрбияләүдә, аның чын кеше булуында, яхшы укуында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне читләтеп үтү мөмкин түгел. Сүз – гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булдыруның әһәмияте турында. Бердәм таләп булмаудан бала ялагай, эгоист булып үсә, тора-бара әтисен дә, әнисен дә тыңламый башлый, аның яхшы укуына, чын кеше булып җитлегүенә зарар килә. Гаилә – бердәм, дус булырга тиеш. Кешенең бәхет ачкычы һәрвакыт үз кулында. Балаларыгызга дөрес тәрбия биреп, сез үз бәхетегезгә үзегез үк ышанычлы нигез ташлары саласыз.

Балаларда матурлык идeалы тәрбияләү
                         (уйланулар)

Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә. Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора. Мин эстетика белгече түгел, шулай да ана теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе һәм әни кеше буларак, бу өлкәдә кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим. Күптән түгел, газета мәкаләсен укыганда, бер укучының бәхәсле фикеренә юлыккан идем. “Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде”, - ди мәкалә авторы. Балаларның, бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Эстетик тәрбия - шуның бер өлеше. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз. Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә (әллә тәрбияләмәүдәме?) үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр. Бар ул, бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул. Югарыда телгә алынган мәкаләдәге “тәрбиячеләр, укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә...” дигән өлеш белән килешеп булмый. Бәлки автор тәрбия программаларының камил булмавын, әстетик тәрбиянең заманга яраклаштылган системасы эшләнмәгәнлеген күз алдында тоткандыр. Ничек кенә булмасын, эстетик тәрбиянең асыл җепләре мәктәптә укытылучы һәр предметның, һәр тәрбия чарасының нигезенә шулкадәр тыгыз үрелгән ки, беренче карашка, аны хәтта күреп тә булмый. Ә тел, әдәбият, тарих, рәсем сәнгате, музыка, технология кебек дәресләрдә укытучы турыдан-туры сәнгать әсәрләре белән эш итә. Һәр укытучы эстетик сыйфатлар, зәвык, сәнгатьтә һәм тормышта гүзәллекне аңлый һәм тормышны матурлык кануннары нигезендә кора белүне җитлеккән кешедә булырга тиешле зарури үзенчәлек итеп карый. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

Әти-әниләргә киңәшләр

Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан бигрәк ата – аналар җаваплы. Ата-аналарга киңәшләр: Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз. Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез. Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз. Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр. Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми. Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.

bottom of page