top of page
lineechka-34.gif

Туган җирем:  Балтач районы, Түбән Субаш авылы

Эш урыным: Чепья  урта гомуми белем бирү мәктәбе

Белемем: югары, Казан дәүләт университеты, 1993

Белгечлегем: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вазыйфам: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яраткан шагыйрем:  Габдулла Тукай, Хәсән Туфан

Яраткан язучым: Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев

Кызыксынуларым: кул эшләре, спорт, әдәби әсәрләр уку.

                                                                                                            Мин – укытучы.

 

                                                                                                                                   «Укымышлы вә тәрбияле бала дөньяда

                                                                 җанга шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер”

                                                              Ризаэтдин Фәхретдин

 

                                                                                      Күңел җылымны кешелекнең иң самими, иң гөнаһсыз, ялганны һәм  ике                                                                               йөзлелекне кабул итми торган эчкерсез затларына – балаларга өләшә-өләшә тормыш арбасы тәгәри дә тәгәри. Ни гаҗәп, еллар үткән саен ул җылылык кимеми, арта гына бара...

    Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта җаваплы да мәктәп тормышы. Шушы вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы балалар дөньясында кайнау ошый миңа. Алардан башка берәр көнем бар икән, ул һич кенә дә бушка узмый: киләсе көннәр өчен планнар төзим, әти-әниләр белән фикерләшәм, хезмәттәшләремнең акыллы киңәшләренә колак салам. Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм.

   Эшли-эшли бу һөнәргә ихтирамым артты, аңа карата үз карашларым барлыкка килде. Укытучы һөнәре – үзенең асылы, мәгънәсе һәм каршылыклары белән бергә бик тә үзенчәлекле һөнәр икән. Чөнки синең хезмәтеңнең җимеше – табигатьнең иң нәфис орлыгы – бала шәхесе. Ул нәкъ бәллүр савыт кебек: аз гынә катырак кагылдыңмы, уалырга тора. Аны ныгыту, формалаштыру өчен сиңа педагог та, психолог та, табиб та, тагын әллә кемнәр булырга туры килә, чөнки бала көне буе күзәтә, ачышлар ясый, уйлый һәм бик күп сораулар бирә. Ә ул сорауларга бары тик укытучы гына  җавап бирә ала. Бары тик укытучы гына һәрвакыт могҗиза тудыру сәләтенә ия, ул бер сорауны да җавапсыз калдырмый.

     Укытучы хезмәтен төрле-төрле үсемлекләр үстерүче бакчачы хезмәте белән чагыштырыр идем мин. Бер үсемлек кояш ярата, икенчесе күләгәлерәк урында үсә, берсе дым сорый, икенчесенә су әллә ни күп кирәкми, берсе кара балчыкта үсә, икенчесе комлырак урынны хуп күрә. Һәрбер үсемлеккә үзенә генә туры килә торган аерым тәрбия бирмәсәң, нәтиҗә син көткәнчә булмаска мөмкин. Балалар белән дә нәкъ шулай. Синең алдыңда бер-берсен кабатламаучы ничә төрле характер. Һәрберсенең үз “мин”е. Менә шул “мин”не ничек бар шулай яратып, аңлап һәм һәрберсенә аерым якын килеп эшләсәң генә бала күңеленә ачкыч таба аласың. Бары тик ярату гына баланы һәрьяклап ачарга мймкинлек бирә.

      “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр”. Әлеге сүзләрне халкыбызның күренекле шәхесе, педагог Ризаэтдин Фәхретдин әйткән. Бик хак сүзләр. Укытучы хезмәте – элек-электән ихтирамга, игътибарга лаеклы хезмәт.

     Мин балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Бүгенге шартларда җәмгыятебездә татар теленә булган мөнәсәбәтләр мине бик уйландыра. Иң зур теләгем: шушындый катлаулы чорларда да мин укыткан укучыларым үз туган телләрен – татар телен онытмасыннар, үз телебездә сөйләшергә оялмасыннар, үзләре әти-әниләр булгач та, үз балалары белән рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшә алсыннар иде!

    Укытучы һөнәре һәрдаим эзләнү, белемеңне арттыруны таләп итә. Әгәр заманадан артта калсаң, син инде чын укытучы була алмыйсың. Р.Фәхретдин үзенең бер китабында Гали хәлфәнең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!” дигән бик хөрмәтле сүзләрен язып калдырган. Чынлап та, укытучы һәр яңалыкны алдан тоеп, укытуны балалар өчен кызыклы итеп оештыра алса гына, бала аны кабул итә. Ә яңалыклар, ай-һай, бик тиз баралар!..

      Укытучы,  заман куйган таләпләрдән бер адым алда барган очракта гына укучысын кызыксындыра, фән белән җәлеп итә ала, дип уйлыйм. Шунлыктан, һәрдаим белемемне күтәрү һәм камилләштерү өстендә эшлим. Яңа информацион технологияләр үзләштерәм, төрле семинарларда катнашып, һөнәри осталыгымны күтәрәм.

Укучыларымның һәр уңышына, тормышта үз урыннарын табуларына сөенәм мин.

    Күпме генә әзерләнсәм дә, мөгаен, бер дәрескә дә дулкынланмыйча керә алмыйм бугай. Бар нәрсә белән кызыксына торган 5нче сыйныф укучылары бүген нинди сораулар белән каршы алыр, 1нче сыйныфларым – рус телле балалар – узган дәрестә өйрәнгән сүзләрне онытмадылармы? 9нчылар – үземнең сыйныф - имтихан бирә алырлармы, киләчәктә авырлыкны җиңә алырлармы?..

Әнә шундый уйлар белән мәктәп капкасыннан керәм. Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне башлана. Алдагысын кабатламый торган тагын бер көне...

     Мин әллә нинди зур батырлыклар, бөек ачышлар  да ясамыйм. Анысы мөһим дә түгел. Иң мөһиме: кешеләр миңа үзләренең иң кадерлеләрен – балаларын ышанып тапшыралар. Аларның гаиләләрендә минем исем дә яши. Аны яратып һәм хөрмәт белән телгә алсалар, миңа шул  җитә.

bottom of page